ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Удмуртиядә Сабан туена бүләк җыю гадәтен яңарталар

7 июнь 2018, 17:17 , Фото: соц сети

Удмуртиядә Сабан туена бүләк җыю гадәтен яңарталар Ижевск Сабан туе быел 30 июньгә билгеләнгән.
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Ижевск шәһәрендә Сабан туена бүләк җыю гадәтен яңарталар. Бу хакта "Яңарыш" газетасы хәбәр итә. 
 
"19 июньдә, гореф-гадәтләребезне яңартып, Калининградская, Севастопольская һәм аларга якын урамнарда 15.00 сәгатьтән соң Сабан туйга бүләк җыячакбыз. 17.30. сәгатьтә “Спартак” халык иҗаты йорты янындагы скверда Ижевск шәһәре үзешчән ансамбльләре, артистлары концерты башланачак. Сабан туйга бүләк бирергә теләгән милләттәшләребез, матур концертны тамаша кылып, бүләкләрен шунда тапшыра алалар. Шулай ук бүләкләрне “Яңарыш” редакциясенә китерергә мөмкин", диелә хәбәрдә. 
 
Ижевск Сабан туе быел 30 июньгә билгеләнгән.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10