ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Әлки районының Татар Мулла авылында дүрт фермер авыл халкы өчен ифтар ашы үткәрделәр

7 июнь 2018, 22:00

Әлки районының Татар Мулла авылында дүрт фермер авыл халкы өчен ифтар ашы үткәрделәр Татар Мулла авылы фермерлары мәчеттә ифтар ашы үткәрделәр.

 (Әлки, 7 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының зур булмаган Татар Мулла авылында дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Фермерлар авыл тормышында бик актив катнашалар. Урам-тыкрыкларны, зират тирәләрен төзек, чиста тотуда зур булышлык күрсәтәләр. Төрле чаралар, өмәләр үткәргәндә башлап йөриләр, дип яза җирле басма.

Менә яңарак кына алар авылда яшәүче барлык халыкны чакырып ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Анда район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев һәм аның урынбасары Разик хәзрәт Абдуллин да килгәннәр иде. Алар халыкка вәгазь сөйләделәр, Коръән аятьләре укыдылар. Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов мәҗлескә җыелучыларны Изге Рамазан белән тәбрикләде, тоткан уразаларының кабул булуын теләде.

Ифтарда 70 кә якын кеше катнашты. Алар мул табыннар белән мондый мәҗлес үткәргән өчен фермерлар Фәрит Гыйматдиновка, Рамил Гыйматдиновка, Рәфис Әсәдуллинга, Тәлгать Фәттаховка ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10