ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар-информ" "Салават" җыр театрының хәйрия концертын онлайн күрсәтә
Саратов өлкәсендә Татарстан кешеләре утырган автомобиль һәлакәткә юлыккан
Иран футбол җанатарлары Казанда машина түбәсендәге палаткаларда яши
Питрәчнең Кощак авыл җирлеге чикләре үзгәртелү турында закон проекты кабул ителде
Россиядә Чемпионат вакытында 4 млн кеше һава юлы транспортын сайлаган

Спорт

Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак

7 июнь 2018, 16:13 , Фото: архив

Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак Чемпионатта Россия данын 6 көрәшче яклаячак.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 16 июньдә Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак. Чемпионатта Россия данын 6 көрәшче яклаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия көрәш Федерациясенең башкарма директоры, Татарстан Республикасының спорт мастеры, “АК Барс” көрәш сарае тренеры Булат Хәбибрахманов әйтте.

“Чемпионатка 46 ил заявка бирде. 15 июнь көнне барлык ил көрәшчеләре өчен дә аккредитация һәм мандат комиссиясе булачак. Спортчыларны үлчибез, судьялар семинары ясыйбыз. Спортчылар 65, 70, 75, 80, 85, 100, 130 килограмм авырлык категорияләрендә көрәшәчәкләр. Барлыгы 7 авырлык категориясе булачак. Россия данын 70 килограммда көрәш буенча дөнья чемпионы, Казандагы көрәш мәктәбе директоры, татар көрәше буенча беренче диссертация язучы яшь галим Азат Нурмөхәммәтов; 80 килограммда ике тапкыр дөнья, ике тапкыр Россия, ике тапкыр Татарстан чемпионы Ренас Кәлимуллин; 85 килограммда 4 тапкыр авыл хуҗалыгы, 4 тапкыр Татарстан һәм 3 тапкыр Россия чемпионы, көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Париж Сабан туе батыры (үз авырлыгында) Илмир Төхвәтуллин; Төмән өлкәсеннән Егор Егоян; Чистай районыннан Альберт Рахматуллин; Башкортстаннан Айнур Сыртаев яклаячаклар”, - диде Булат Хәбибрахманов.

Россия көрәш Федерациясенең башкарма директоры сүзләренчә, җиңүче көрәшчеләр дөнья чемпионы исеменә ия булачаклар. “Җиңүчеләргә акчалата бүләк, грамоталар, медальләр булачак. Көрәшчеләргә дөнья чемпионы исеме биреләчәк. Көрәшчеләрне Россия көрәш Федерациясенең Президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов һәм Сабан туена килгән дәрәҗәле кунаклар бүләкләячәк. Олимпия чемпионнары да булачак”, - диде Булат Хәбибрахманов.

Көрәш 16 июнь көнне сәгать 11.00 Саба районы Миңгәр авылында башлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10