ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Татар кызы" Халыкара бәйгесендә Татарстанны кем тәкъдим итәчәген сайлыйлар

7 июнь 2018, 15:19 , Фото: соц сети

Бәйге Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). 20 июньдә Татарстанны Халыкара "Татар кызы" матурлык һәм сәләтлелек  бәйгесендә тәкъдим итәчәк туташны ачыклаячаклар. Бу хакта конкурсның социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә. 
 
"Татар кызы-2018"не Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә  сайлаячаклар. 
 
Узган ел Уфада үткәрелгән Халыкара конкурста Татарстаннан Гөлназ Гатина җиңү яулаган иде. Шул сәбәпле, быел финал Казанда булачак.  

"Татар кызы" бәйгесе 2011 елдан үткәрелә, беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылды. 2016 елда бәйге халыкара статус алды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10