ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Путин дүртенче баласы туган гаиләләргә ипотека буенча ярдәм вәгъдә итте

7 июнь 2018, 15:42

Россия Президенты программаны киңәйтү турында карар кабул итү кирәклеген әйтте.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин "туры элемтә"дә икенче, өченче генә түгел, ә дүртенче, бишенче һәм аннан соңгы балалары туган гиләләргә ипотека буенча социаль ярдәм программасын киңәйтергә вәгъдә итте. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

Путин шундый җавапны Ивановодан күп балалы гаилә атасының соравына җавап итеп җиткерде. Әти кеше закон нигезендә ипотека ташламасы алу мөмкинлеге турында сораган иде. Банкта аңа дүртенче бала туган очракта ташлама тиеш булмаячагын, закон нигезендә ташламаның бары икенче яки өченче бала туганда гына бирелгәнен әйткән булганнар.

Путин үз җавабында Финанс министрлыгын бу хәбәр куандырмаса да,программаны киңәйтү турында карар кабул итү кирәклеген әйтте. Ул әлеге чараның бюджетка 9 млрдка төшәчәген җиткерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10