ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Бердск шәһәрендә яшәүче татарлар кыстыбый пешерергә өйрәнгән

7 июнь 2018, 14:34 , Фото: vk.com/nizgar

Бердск шәһәрендә яшәүче татарлар кыстыбый пешерергә өйрәнгән Татар камыр ашлары белән 12 июнь көнне Бердскида фестивальдә сыйланып булачак.

 (Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә кыстыбый пешерү буенча мастер-класс үткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. 

Мастер-класс "Хлеб из тандыра" пекарнясында үткән, әлеге пекарняның менюсында татар халкының милли камыр ашларыннан өчпочмак һәм өлеш тә бар.

Шунысын да искәртеп үтик, Новосибирск өлкәсендә татарның милли камыр ашлары белән 12 июнь көнне Бердск шәһәрендә милли мәдәниятләргә багышланган шәһәркүләм фестивальдә сыйланып булачак. Чараны Бердскның Дуслык Йорты һәм милли үзәкләр оештыра, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10