ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Режиссер Кира Моратова вафат

7 июнь 2018, 12:52

Режиссер Одессада яшәде һәм эшләде.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). 84 яшендә режиссер Кира Моратова  вафат булды. Бу хакта продюсер Юрий Мизинов хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

“Кира китте... Аның белән бергә тулы бер эпоха... ВГИК студенты булган вакытта "Долгие проводы" фильмын караганда елаганымны хәтерлим”, - дип язган ул Facebook аккаунтында.

Кира Моратованың вафатын, ире Евгений Голубенко сүзләренә сылтама белән,  buro24/7 украин басмасы да раслый.

Украина Президенты Петр Порошенко да кайгы уртаклашты.

Режиссер Одессада яшәде һәм эшләде.

Кира Моратова 1934 елда, ул вакытта Румыния составына керүче, хәзер Молдавия территориясендә урнашкан Сороки шәһәрендә туа. 1959 елда ВГГИКның режиссура факультетын (Сергей Герасимов һәм Тамара Макарова остаханәсе) тәмамлый. 1961 елдан Одесса киностудиясендә эшли, шул ук вакытта беренче тапкыр үзен сценарист һәм режиссер буларак "У крутого яра" фильмында сыный.

Моратова Короткие встречи" (1967) һәм "Долгие проводы" (1971) картиналары чыккач таныла, ә "Астенический синдром" (1989) Берлин кинофестивалендә Гран-прига лаек була.

Кира Моратова фильмнарында Владимир Высоцкий, Олег Табаков, Рената Литвинова төшә. Режиссерның соңгы картинасы - "Вечное возвращение" - 2012 елда чыга.

  • Кира Моратова – Украинаның халык артисткасы, Украина Дәүләт премиясе лауреаты. Украинаның “Ярослав Мудрый” ордены иясе. 2014 елда Россиянең кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре Гильдиясенең “Белый слон” премиясе белән бүләкләнә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10