ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Төркия укучылары Мәскәүдә узган физика олимпиадасы призерлары булды

7 июнь 2018, 11:38

Төркия төбәкара мәктәп олимпиадаларында катнашу тарихында иң уңышлы нәтиҗәсен күрсәтте.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ). Төркия мәктәпләрендә укучылар Мәскәүдә узган II Европа олимпиадасында призлы урыннар алдылар. Бу хакта Төркиянең фәнни-техник тикшеренүләр Советына сылтама белән "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

Төркия укучылары Мәскәүдә физика буенча узган II Европа олимпиадасында бер алтын, ике көмеш, ике бронза медаль яуладылар.

Шулай итеп, Төркия төбәкара мәктәп олимпиадаларында катнашу тарихында иң уңышлы нәтиҗә күрсәтеп, өченче урын алды, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Олимпиадада барлыгы 23 мәктәптән 115 укучы катнашкан. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10