ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие катнашында Ураза гаете Галиев мәчетендә узачак

7 июнь 2018, 10:18 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие катнашында Ураза гаете Галиев мәчетендә узачак Мөфти вәгазеннән соң, сәгать җидедә гает намазы була һәм хөтбә укылачак.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 15 июньдә билгеләп үтәчәк. Казанда Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.

"Җомга көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә кояш чыгып таң атуга Коръән уку белән башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узуга укылачак, ә республика шәһәрләрендә гает-намазы иртәнге сәгать җидедә укыла. Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китәчәк", диелгән әлеге хәбәрдә.

Галиев мәчетендә 6 сәгать 40 минутта мөфти Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң, сәгать җидедә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак.

  • Ураза бәйрәменең турыдан-туры телевизион трансляциясе "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телевизион каналларында күрсәтеләчәк. Мөбәрәк мөселман бәйрәмен шул ук көнне 14.00 сәг.атьтә "ТНВ-Планета" һәм 16.00 сәгатьтә "ТНВ-Татарстан" телеканалы кабатлап эфирга чыгарачак. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10