ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Азнакай районының алдынгы савымчысы һәм ясалма орлыкландыру технологы билгеләнде

7 июнь 2018, 05:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакай районының алдынгы савымчысы һәм ясалма орлыкландыру технологы билгеләнде Ясалма орлыкландыру технологлары арасында исә беренчелекне “Союз-Агро” җәмгыятенең “Актүбә” терлекчелек комплексы белгече алды.

(Азнакай,  7 июнь, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Районда күркәм традициягә әйләнгән терлекчеләр бәйгесе быел “АФ “Азнакай” җәмгыятенең Татшуган авылы бүлекчәсендә узды, дип хәбәр итә район басмасы.

Һөнәри бәйгедә барлыгы 27 сыер савучы һәм 22 ясалма орлыкландыру технологлары катнашты.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин аграр тармактагы эш торышы белән таныштырып узганнан соң, бәйгедә ап-ак халатлар кигән, башларына чиста яулыклар чөйгән, саф булып тезелгән катнашучыларга җиңүләр теләде.

– Районыбызда сөт муллыгы нәкъ менә сезнең тырышлыгыгызга, хезмәтегезгә бәйле. Үз эшегезне яратып башкаруыгыз, технологияләрне тиешенчә үтәп эшләвегез, терлекләргә җылы карашыгыз – болар барысы да районның сөт чишмәсен баетуда, аның икътисадын күтәрүдә мөһим роль уйный, – диде ул.

Бәйгенең былтыргы җиңүчеләре – Зур Сукаеш бүлекчәсеннән сыер савучы Әлфия Зәкиева һәм Урманай бүлекчәсеннән мөгезле эре терлекләрне ясалма каплатучы Резидә Зиннурова тарафыннан бәйрәм әләме күтәрелгәннән соң, ярыш башланып китте.

Терлекчеләр эштә генә түгел, бәйгедә дә үзләрен чын белгеч итеп таныттылар. Савымчылар теоретик белемнәрен сынау, саву аппаратларын сүтеп-җыю, сыерны саву, сөтнең чисталыгы һәм майлылыгы буенча көч сынаштылар. Икенче бер урында технологлар имтихан тотты.

– Ел саен әлеге бәйгедә катнашам. 10 елдан артык фермада сыер савам. Алдынгылардан саналган хуҗалыгыбызда елдан-ел хезмәт шартларыбыз яхшыра. Моның өчен хуҗалык җитәкчесенә рәхмәт. Район, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре дә хезмәтебезне күрә беләләр, – диде “Тукай” җәмгыятеннән Лениза Ихсанова.
Шунысы да куанычлы, чарада күбрәк яшьләр катнашты. Димәк, өлкән терлекчеләргә алмашка яшь кадрлар килә. Моңа ветеран сыер савучы, биредә 39 ел хезмәт куйган Флера Шәрипова да сөенеп туя алмый. Аның әйтүенчә, савымчы хезмәте хәзер элеккедән күпкә аерыла.

– Авыр чиләкләр күтәреп йөрисе юк. Рәхәтләнеп эшләрлек, – диде ул.

– Төп игътибар җитезлеккә түгел, барлык технологияләрне тиешенчә үтәүгә юнәлгән. Шуңа күрә ярышта җиңү яулар өчен бер көн генә тырышу җитми. Баллар еллык күрсәткечләргә карап билгеләнә, – диде бәйге барышында авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча белгече, жюри әгъзәсе Рәсим Бәдертдинов.
Берничә сәгатькә сузылган бәйгенең иң матур мизгелләре мөгаен, бүләкләү өлеше булгандыр. Районның алдынгы савымчысы исеменә “АФ “Азнакай” җәмгыятенең Татшуган авылы бүлекчәсе хезмәтчәне Резеда Газыева лаек булды. Бәйгегә ул ай дәвамында әзерләнгән.

– Каушамаска тырыштым. Бәлки, шул ярдәм иткәндер, – диде карамагында 66 сөтлебикә булган җиңүче. Резеданың әбисе, әнисе дә алдынгы савымчылар булган. Авылның уңган килене “Өч бала тәрбиялим, хуҗалыкта һәр эшкә дә җитешәм”, – дип сөйләде.

“Габидуллина И.И.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Лилия Миңнеханова һәм “Марс”тан Лилия Зәйдуллина икенче булдылар. Өченче урынны “Габдрахманов Л.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Роза Газетдинова, “Союз-Агро” җәмгыятенең терлекчелек комплексыннан Диләрә Хөснуллина һәм АХҖК “Таллы-Бүләк”тән Ләйсән Симонова яуладылар.

Ясалма орлыкландыру технологлары арасында исә беренчелекне “Союз-Агро” җәмгыятенең “Актүбә” терлекчелек комплексы белгече Альбина Захарова алды.

– Бер дә җиңәрмен дип уйламадым. Биредә катнашу күңел ачудан бигрәк тәҗрибә алышу, осталыкны арттыру өчен файдалы булды, – диде 3 ел гына эшләүче яшь белгеч.
“АФ “Азнакай”дан Румия Салихова һәм АХҖК “Таллы-Бүләк”тән Гөлчирә Фатыхова икенче урынны бүлештеләр. “Марс” хуҗалыгыннан Филизә Арсланова, “АФ “Азнакай”ның Урманай бүлекчәсеннән Резидә Зиннурова, “Союз-Агро” җәмгыятенең Карамалы бүлекчәсеннән Люция Мирзасалихова өченче булдылар.

Ул көнне районның алдынгы терлекчеләрен берләштергән чара чын бәйрәм төсен алды. Район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, “АФ “Азнакай” җәмгыяте хезмәткәрләре бәйгене оештыру һәм уздыру өчен барлык шартларны да тудырганнар. Район үзешчәннәре, шәһәребезнең Яшьләр үзәге җыр-моңы, күңелле уеннары белән ярышка бәйрәм рухы өстәде.

Җиңүчеләр, шулай ук озак еллар терлекчелек тармагында эшләгән ветераннар, тормыш бәйрәмен билгеләп үтүчеләр, әле генә хезмәт юлын башлап җибәргән яшь белгечләр дә хезмәттәшләреннән кайнар алкышлар, район җитәкчелегеннән Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр кабул иттеләр, диелә район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10