ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Спорт

Михаил Бабич “Камаз-Мастер” командасы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

6 июнь 2018, 21:20 , Фото: pfo.gov.ru

Михаил Бабич “Камаз-Мастер” командасы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды Сергей Савостин Александр Невской орденына, Эдуард Николаев Мактау орденына лаек булды.

(Казан, 6 июнь, “Татар- информ”). Михаил Бабич “Камаз-Мастер” командасы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанда һәм ИФОның башка төбәкләрендә яшәүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

РФ Президенты Указы белән “КАМАЗ-Автоспорт” коммерцияле булмаган партнерлык бүлегенең конструктор-технология бүлеге җитәкчесе Сергей Савостин Александр Невской орденына, ә “КАМАЗ-Автоспорт” җитештерү цехы йөртүчесе Эдуард Николаев Мактау орденына лаек дип табылган.

Михаил Бабич Савостинның  “Дакар” ралли-рейдында сигез тапкыр җиңүе, Николаевның команда өчен унбишенче трофей алуы турында искә алды.

“Күптән түгел миңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Эдуард Николаев җитәкчелегендә үзебезне трассада сынап карау бәхете елмайды. Бу онытылмаслык хис-кичерешләр генә түгел, ә зур хезмәт”, - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10