ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда “Пятерочка” кибетенең идәне җимерелеп төшеп киткән

6 июнь 2018, 17:34 , Фото: Полина Шевчук

Казанда “Пятерочка” кибетенең идәне җимерелеп төшеп киткән Гадәттән тыш хәл кичә Казанның Киров районы Дежнев урамында булган.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Кичә Казанда “Пятерочка” кибетенең идәне җимерелеп төшеп киткән. Гадәттән тыш хәл урыныннан фотолар һәм видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Кичә кичтән бирле кибет эшләми. Кибетнең ишек һәм тәрәзәләре капланган, ишекләр янында янгынга каршы сак машинасы тора.

Видеоязмада кибеттә идәннең төшеп китүе ачык күренә. Киштә белән товарлар идәнгә ауган, залда хәвеф сиренасы тавышы ишетелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10