ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Песошин: "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" ел саен интеллектуаль мәйданчыкка әверелә

6 июнь 2018, 17:41 , Фото: tatarstan.ru

Песошин: Татарстан Премьер-министры Иннополиста “Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе” конференциясен ачты.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Лилия Чанышева). “Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе” конференциясе ел саен сәнәгать тармагы һәм дәүләт вәкилләре өчен егәрлекле интеллектуаль мәйданчыкка әверелә бара. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Цифрлы трансформация. Технологик үсеш траекторияләре” пленар сессиясендә әйтте.

Татарстан Хөкүмәте Рәисе катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

Пленарная сессия конференции «Цифровая индустрия промышленной России–2018»

“Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе” конференциясе ел саен сәнәгать, оборона комплексы, мәгълүмати технологияләр тармагы, венчур инвесторлар һәм дәүләт вәкилләре өчен егәрлекле интеллектуаль мәйданчыкка әйләнә баруы күңелле хәл", - диде Песошин.

Татарстан Республикасында элемтә инфраструктурасы актив үсеш ала, торак-коммуналь хуҗалыкта хисап алу приборлары мәгълүматларын җыюны автоматлаштыру сынала. “Иннополис” университеты базасында роботехника үзәге булдырылган. Ул сәнәгатьнең күп тармаклары, шул исәптән пилотсыз оча торган аппарат һәм җир транспортын үстерү өчен яңа продуктлар булдырачак, диде ТР Премьер-министры.

Пленарная сессия конференции «Цифровая индустрия промышленной России–2018»

Песошин конференциядә катнашучылар цифрлы индустрия өлкәсендә проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәр дип өметләнүен белдерде.

“Бүген биредә инновацион мәйданчыкта дәүләт, куркынычсызылык һәм халык ихтыяҗларына юнәлдерелгән мәсьәләләрне хәл итү өчен инновацион технологияләр тәкъдим ителде. Конференциядә катнашучыларның цифрлы индустрия өлкәсендә перспективалы проектларны гамәлгә куюга сизелерлек өлеш кертә алуларына ышанам”, - дип тәмамлады чыгышын ТР Премьер-министры.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10