ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Сабан туйларында 7 меңнән артык көрәшче катнаша

6 июнь 2018, 16:05 , Фото: Султан Исхаков

Сабан туйларында 7 меңнән артык көрәшче катнаша Хәзер республика ярышларына гына да, сайлап алганнан соң да, 500 дән артык көрәшче килә, ди спорт министры урынбасары.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Сабан туйларында барлыгы 7 меңнән артык көрәшче катнаша. Хәзер республика ярышларына гына да, сайлап алганнан соң да, 500 дән артык көрәшче килә, диде спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

“Сабан туйларының үзәгендә – безнең милли көрәш. Соңгы елларда безнең көрәшебез Татарстан күләмендә генә түгел, Россия төбәкләре күләмендә дә үсә. Сабан туйда үз авылында, үз районында, шәһәрдә батыр калган егетләребез зур шәхес буларак ихтирамга лаеклы. Үз авылларында батыр калган егетләр киләсе Сабан туйга хәтле авылның йөзе булып торалар. Ярышларга килгәндә, безнең анда менә 7000 артык көрәшче катнаша, чөнки безнең хәзер республика ярышларына гына да, сайлап алганнан соң да, 500 дән артык көрәшче килә. Көрәшчеләребез бик күп. Моңа этәргеч булып спорт мәктәпләрендә көрәш секцияләре булу да тора. Мин инде Сабан туйларга кайткач безнең яшел, кызыл футболка кигән егетләрне күрәм. Алар инде районның җыелма командаларына кергән егетләр. Ярышларда катнашкан егетләр икәне күренеп тора. Безнең Мингәр авылында үтә торган Сабан туенда узган елны дөнья кубогы үткәрелде, быел инде безнең көрәш буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәк. Анда безнең 42 илдән 200 дән артык көрәшче килүе көтелә. Беренче тапкыр монда Германия, Латвия, Америка вәкилләре дә чыгыш ясаячак. Көрәшләр 7 үлчәү категориясендә булачак. 65, 70, 75, 80, 85, 100 һәм 130 килограммга кадәр. Безнең Россия җыелма командасында Татарстан көрәшчеләре дә чыгыш ясаячак. Менә шундый кызыклы Сабан туйлар белән бергә дөнья беренчелекләре дә көтелә”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10