ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

“Ак Барс” капитаны Свитов аек булмаган Косовның фотосы өчен гафу үтенде

6 июнь 2018, 13:11 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

“Ак Барс” капитаны Свитов аек булмаган Косовның фотосы өчен гафу үтенде    Хоккейчы клубташының тәртибен хупламавын һәм “Ак Барс”та мондый хәл яңадан кабатланмаячагына вәгъдә итте.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Казан “Ак Барс”ның клуб белән контрактын озайткан хоккейчысы Александр Свитов, команда капитаны хокукында клубташы Ярославның исерек килеш автомобиль йөрткәне өчен җанатарлардан гафу үтенде. Бу хакта “Ак Барс” рәсми сайтында хәбәр ителә.

  • 31 майда, иртән, юл-патруль хезмәте экипажы руль артында аек булмаган Косов утырган такси машинасын туктаткан. Мөгаен, хоккейчы алдагы көнне узган бәйрәмнән кайткандыр. Соңрак урынга Свитов килеп җиткән һәм юл-патруль хезмәте машинасында утырган Косов белән фотога төшкән.

“31 май төнендәге Ярослав Косов белән фотога төшүемне хупламаганнардыр, мин аңлыйм. Җанатарлардан команда капитаны исеменнән әлеге хәл өчен гафу үтенәм. Исерек килеш руль артында булу машина йөртүчегә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә куркыныч тудыра. Ике бала атасы буларак андый хәлгә кискен каршы мин. Ул көнне чемпионлыгыбызны билгеләп үтсәк тә, Ярослав руль артына утырырга тиеш түгел иде. Ә миңа патруль автомобиле янында фотога төшмәскә иде. Безнең команда да мондый хәлләр кабатланмас дип вәгъдә бирәм”, - дип җиткерде Свитов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10