ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар матбугаты

“Җилкәнсезләр” спектаклен 860 кеше онлайн караган

6 июнь 2018, 11:51 , Фото: Рамиль Гали

“Җилкәнсезләр” спектаклен 860 кеше онлайн караган Камал театры белән "Татар-информ" агентлыгы спектакльләрне онлайн күрсәтү проектын алга таба да дәвам итәчәк.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Камал театрында соңгы тапкыр күрсәтелгән “Җилкәнсезләр” спектаклен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы аша 860 кеше онлайн караган. Бу Камал театрының бер бик зур аншлаглы залы дигән сүз.

Театр мәгълүматлары буенча, спектакль 24 тапкыр күрсәтелгән. Димәк, 25енчесе – онлайн тамашачылары.

Караучылар АКШның Нью-Йорк штаты, Канаданың Квебек штаты, Англия, Төркия, Франция, Финляндия, Казахстан, Азәрбәйҗан кебек илләрдән кергәннәр. Әйтик, Канададан 23 кеше караган. Россия төбәкләреннән - Самара, Башкортстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Ульяновск, Ханты-Мансийк, Чувашстан, Киров, Пензадан караганнар.

Бездәге мәгълүматлар буенча, барлык караучыларның 19 проценты Башкортстаннан, 18 проценты Мәскәүдән, 12 проценты Самарадан кергән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов бу саннар эстрада концертлары онлайны белән чагыштырганда аз булса да, спектакльләр өчен начар түгеллеген әйтә. "Концертны гел экран каршына утырып карыйсы түгел, кеше өлешләп карый ала, ә спектакльне экран каршыннан китмичә карарга кирәк. Онлайн күрсәтелгән тамашаларны кеше, нигездә, соңыннан видеоязмаларда да карый. Спектакльләр язмада калмагач, билгеле, тамашачыларның бер өлешен югалтабыз. Шулай булса да, спектакльләрне карарга ияләнә башлаган тамашачылар барлыкка килүе яхшы күренеш", - ди ул.

Камал театры спектакльләрне онлайн күрсәтү проектын алга таба да дәвам итәчәген әйтә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән хезмәттәшлек итүбездән без бик канәгать. Театр бу проектны дәвам итәчәк – яңа сезонда да спектакльләр дә, юбилей кичәләре дә күрсәтелер. Алга таба тамашачы артыр дип уйлыйм, без халыкны бу онлайннарга акрынлап ияләштерәбез. Саннар тамашачының арта баруын күрсәтә”, - ди театрның маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов.

  • Камал театрының кайбер спектакльләрен һәм юбилей кичәләрен онлайн күрсәтү 2017-18 елгы сезонда старт алды. Бу сезонда өч спектакль – “Яшь йөрәкләр”, “Искән җилләр көенә”, “Җилкәнсезләр” һәм дүрт юбилей кичәсе онлайн күрсәтелде. Тамашачы Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Нәҗибә Ихсанова, Рабит Батулла кичәләрен һәм “Тантана” республика театр премиясе тапшыру тантанасын онлайн карый алды.

Проект яңа сезонда да дәвам итәчәк.

  • Кәрим Тинчурин әсәре буенча Георгий Цхвирава куйган “Җилкәнсезләр” спектакле ике сезон барды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10