ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татар яшьләре Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә экскурсиядә булган

6 июнь 2018, 11:34 , Фото: muslim.ru

Татар яшьләре Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә экскурсиядә булган Әлеге чара Рамазан ае кысаларында узган.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). 3 июнь, якшәмбе көнне, Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете татар яшьләре өчен үз ишекләрен ачты, аларга экскурсия оештырды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рамазан ае кысаларындагы әлеге очрашу Россия Мөфтиләр шурасының яшьләр бүлеге җитәкчесе Исмаил Гиндуллин һәм Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Даими вәкиллеге карамагындагы яшьләр советы җитәкчелегендә оештырылган.

Кунаклар өчен Җәмигъ мәчетендә Марат Сәфәров белән экскурсия оештырылды һәм Эльдар Шәриповның "Мәрьям" фильмы күрсәтелде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов яшьләрне Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин исеменнән котлаган һәм Рамазан аеның ахыргы көннәренең өстенлеге һәм Кадер кичәсе турында сөйләгән. 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10