ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Ханты-Мансийск өлкәсендәге матурлык бәйгесендә татар кызы махсус бүләк алган

6 июнь 2018, 20:36 , Фото: соцсети

Ханты-Мансийск өлкәсендәге матурлык бәйгесендә татар кызы махсус бүләк алган Бәйгедә мари, чуваш, ханты, рус, украин милләтеннән 18-30 яшьлек кызлар катнашкан.
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Ханты-Мансийск автоном округының Советский шәһәрендә "Северяночка" матурлык конкурсында татар кызы Руфинә Манапова махсус бүләккә ия булган. Бу хакта "Импульс" мәдәният йорты матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Руфинә Маннапова Пионерский бистәсенең "Дуслык" татар-башкорт клубы исеменнән конкурста катнашкан.  
  • Бәйгене Советский шәһәре Советский районы Татар милли-мәдәни автономиясе үткәргән. Анда мари, чуваш, ханты, рус, украин милләтеннән 18-30 яшьлек кызлар чыгыш ясаган.
"Северяночка" конкурсы ике этапта узган. Кызлар үзләре белән таныштырган, милли ризыклар пешереп, алар хакында сөйләгән, иҗади һәм белем ягыннан үзләрен күрсәткән.
 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10