ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Чиләбедә Ренат Әюпов куйган "Башмагым" комедиясенең премьерасы була

6 июнь 2018, 10:01 , Фото: Рамиль Гали

Чиләбедә Ренат Әюпов куйган Спектакль Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы оешуга 20 ел тулуга багышлана.
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Чиләбедә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры баш режиссеры Ренат Әюпов куйган "Башмагым" комедиясенең премьерасы була. Бу турыда Чиләбе татарлары конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
 
Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы оешуга 20 ел тулу уңаеннан, өлкә татарлары Җәүдәт Фәйзи музыкасына Хәбибулла Ибраһимов пьесасы буенча язылган Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" музыкаль комедиясен сәхнәләштерә. 
 
Комедиянең премьерасы 15 июньгә билгеләнгән. 
 
  • Таҗи Гыйззәт әсәре буенча куелган "Башмагым" спектакленең беренче премьерасы 1921 елда булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10