ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

"Тынычлык" мәчетендә Татарстан мөфтие дәресләр циклын башлады

6 июнь 2018, 11:47 , Фото: Михаил Захаров

Ун көн дәвамында Камил хәзрәт Сәмигуллин Имам Әбү Хәнифәнең хәдисләр җыентыгы буенча дәресләр алып барачак.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Казандагы "Тынычлык" мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәресләр циклын башлый. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Ун көн дәвамында Камил хәзрәт Сәмигуллин Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде үзенә) хәдисләр җыентыгы буенча дәресләр алып барачак. Мөфти тыңлаучыларга бөек галим Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде үзенә) тормыш юлына да тукталачак һәм сорауларга җавап бирәчәк. Дәресләр Рамазан ае ахырына кадәр дәвам итәчәк", - диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Рамазанның соңгы ун көнен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикяфта үткәрә.

Киче икенде намазыннан соң дәресләр циклы беренче кереш сабак белән башланды. 

  • "Хозур" нәшрият йортында чыккан "Имам Әбү Хәнифәнең хәдисләр җыентыгы" үз эченә 500 дән артык хәдисне туплаган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10