ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самара өлкәсендә Балыклы авылында 30 ел элек башланган "Урам концертлары" дәвам итә

6 июнь 2018, 08:53 , Фото: samtatnews.ru

Самара өлкәсендә Балыклы авылында 30 ел элек башланган 16 июньдә Сабан туенда "Урам концертлары" фестиваленең Гала-концерты булачак.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Самара өлкәсе Камышлы районының Балыклы авылында моннан 30 ел элек башланып киткән "Урам концертлары" фестиваленең йомгаклау концертлары Сабан туенда булачак. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Беренче концерт Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган. Анда Олы һәм Себер урамнары һәвәскәр артистлары чыгыш ясаган. Икенче тамаша 31 мартта булган һәм Таллы, Төбәк һәм Ярмәк урамнары артистлары концерт куйган. 1 май кичендә Кысырык, Яшьләр һәм Сусыз урамнары һәвәскәрләре сәхнә тоткан.

"Безнең Балыклыбыз талантларга бай. Концертларда катнашкан барлык артистларга да рәхмәтләребезне җиткереп, аларга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге телисебез килә. Алга таба да, шушы традицияләрне саклап, "Урам концертлары"быз гөрләп торсын, гореф-гадәтләребез, җыр-моңнарыбыз буыннан-буынга күчсен", дип язалар Балыклы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.

  • 16 июньдә Сабан туенда "Урам концертлары" фестиваленең Гала-концерты булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10