ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлмәт районы Бишмунча авылында терлекчеләр һәм игенчеләр ярышы узды

6 июнь 2018, 04:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәт районы Бишмунча авылында терлекчеләр һәм игенчеләр ярышы узды Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм район Советы һәм башкарма комитеты Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

(Әлмәт, 6 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы Бишмунча авылының "Чулпан" хуҗалыгы бөтен район авыл хезмәтчәннәрен үзенә җыйды. Традиция буенча биредә 49 нчы тапкыр терлекчеләр һәм игенчеләр ярышы узды, дип яза җирле басма.

Бәйгедә барлыгы 16 хуҗалык катнашты. 20 савымчы, 16 механизатор, 11 ясалма орлыкландыру технологлары үзләренең иң алдынгы булуларын дәлилләде.

Авыл хуҗалыгы тармагында тир түгүчеләрнең хәзер иң мәшәкатьле чоры. Әмма шуңа да карамастан алар әлеге ярышка ныклы әзерлек белән килеп, үз эшләрендә мастер-класс бирде. Бу ярышны һәм җыенны кече сабантуй дисәк тә ялгыш булмас.

Соңгы елларда терлекчелек юнәлешендә алга китеш тә күзәтелә. Токарликов җәмгыятендә 1000 башка исәпләнгән зур сөт җитештерү комплексы ачылу күпләргә этәргеч бирде. Моны үз чыгышында район башлыгы Айрат Хәйруллин да билгеләп узды.

– Шәһәрнең байлыгы авыл кешеләрендә. Алар безне ашатучылар, киендерүчеләр, яшәтүчеләр. Сездәй фидакарьләр булганда киләчәк өметле дип әйтеп була. Авырлыкларга карамастан җир эшендә булганыгыз өчен чиксез рәхмәт сезгә, - диде ул.

Савымчылар бәйгесендә дә быел үзенчәлекле йөзләрне, уңган-булган авыл кызларын күреп булды. Араларында хәтта егет-савымчылар да бар иде.
Чара спорт ярышлары, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм район Советы һәм башкарма комитеты Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Галерея


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10