ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗедә яшь спортчылар һәм гаиләләр арасында йөзү буенча ярышлар узды

6 июнь 2018, 00:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедә яшь спортчылар һәм гаиләләр арасында йөзү буенча ярышлар узды Гаиләләр арасында Зайцевлар, Емановлар, Петровлар – җиңүчеләр.

(Әгерҗе, 6 июнь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗенең “Олимп“ спорт комплексында яшь спортчылар һәм гаиләләр арасында йөзү буенча ярышлар узды. Барлыгы 54 малай-кыз һәм биш гаилә – Зайцевлар, Емановлар, Петровлар, Ханнановлар, Конофеевлар йөзү буенча осталыкларын күрсәттеләр, дип яза җирле басма. 

Яшь йөзүчеләр 50 метр араны аркада йөзеп үттеләр. Үз яшь категорияләрендә абсолют җиңүчеләр булып Элина Дәүләтшина, Полина Бабкина, Елизавета Мельникова, Венера Садыйкова, Эмилия Васильева, Энгель Патапов, Марат Ибрашев, Максим Александров, Кирилл Болотов, Ярослав Гордеев калдылар. Гаиләләр арасында Зайцевлар, Емановлар, Петровлар – җиңүчеләр.

Җиңүчеләргә Мактау грамоталар, медальләр, сертификатлар тапшырылды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10