ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Теләчедә Ифтар мәҗлесләре үткәрелә

5 июнь 2018, 23:00 , Фото: tulachi.ru

Теләчедә Ифтар мәҗлесләре үткәрелә Шәхси эшмәкәр Хәмит Габделхай улы Хәкимов химаясына үткәрелгән мәҗлескә авыл имамнары, әби-апайларыбыз, диндар яшьләребез чакырулы иде.

(Теләче, 5 июнь,  “Татар –информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Иң мөбарәк айларның берсе - изге Рамазан ае бара. Әлеге уңайдан район мәчетләрендә, җәмәгать туклануы урыннарында, өйләрдә күркәм мәҗлесләр - Ифтар ашлары уза. Шундый күркәм, районкүләм кичәнең чираттагысы “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесына узды диелә район хәбәрендә.

Шәхси эшмәкәр Хәмит Габделхай улы Хәкимов химаясына үткәрелгән мәҗлескә авыл имамнары, әби-апайларыбыз, диндар яшьләребез чакырулы иде. Чарада муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Диния назәрәте рәисенең дин эшләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Теләче районы имам - мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Исмәгыйлев катнашты һәм чыгыш ясады.

Хәзрәтләр Ураза аеның фазыйләтләре турында үтемле вәгазьләр сөйләсәләр, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов Ифтар мәҗлесләре кебек чараларның тәрбияви ягын ассызыклап узды.

- Хөрмәтле динкардәшләр, бергә җыйналып, бердәм булып ифтарга килүебез күңелле күренеш. Бирегә килүегез өчен зур рәхмәт. Һәрвакыт динебезне хөрмәт итеп, игътибарлы, ихтирамлы булыйк. Бүген авыл кешесе килер җәйләргә зур ышаныч баглый. Язгы кыр эшләрен яхшы сыйфат белән, кыска срокларда тәмалый алдык. Бүген сабан культуралары күңелләргә өмет өстәп, матур шытым бирде. Күңелдә чисталык һәм иман булса, Аллаһы Тәгалә барсын да бирер, - диде ул.

Ифтар ашы традицион ислам нигезендә - Корьән уку, тәэсирле вәгазь сөйләү нигезендә узды. Корьәннең матур аһәңнәрен , Аллаһка ялвару нигезендә безгә Төркиядән килгән Корьән хафизлар ирештерсә, мөхтәрәм Булат, Тимергали һәм Исмәгыйль хәзрәтләребез мөселманнар уразасының, аеруча да Кадер кичәсенең әһәмияте, бу кичне ураза тотучыларга нәрсәгә өмет итеп булуы турында сөйләделәр.

Аннары алар ифтарга җыелган кунаклар белән берлектә кояш баер алдыннан укыла торган ахшам намазын укыдылар, хәйрияче иганәсенә әзерләнгән мул сыйлы табын артында авыз ачтылар. Икенче районкүләм ифтарны үткәрүдә дә “Маяк” кафесы пешекчеләре, хезмәткәрләре зур тырышлык куйды. Аларның күркәм хезмәте кунакларның зур рәхмәтенә лаек булды, диелә район басмасында.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10