ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Җәмгыять

Дөнья чемпионаты вакытында 7нче шәһәр хастаханәсе 500 кешене кабул итә ала

5 июнь 2018, 17:57 , Фото: Салават Камалетдинов

Дөнья чемпионаты вакытында 7нче шәһәр хастаханәсе 500 кешене кабул итә ала Казанда FIFАның төп госпитальләренең берсе ярышларга әзер булуы буенча хисап тотты.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Валерия Белова). Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында гадәттән тыш хәл булган очракта, Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе зыян күргән 500гә якын кешене кабул итә ала. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибының урынбасары Зөлфия Шәйхетдинова хәбәр итте.

Пресс - тур по больнице №7

Клиника Татарстан башкаласында FIFAның төп ике госпиталенең берсе итеп сайланды. Чемпионатның икенче клиникасы – Республика клиник хастаханәсе ашыгыч режимда шулай ук берьюлы 500 чамасы кеше кабул итә ала.

7нче хастаханәдә берьюлы 13 операция һәм уннан артык реанимация бүлмәсе эшли ала.

Пресс - тур по больнице №7

“Гадәти көннәрдә кабул итү бүлеге тәүлегенә 300-350 пациентны кабул итә ала. Ихтыяҗ булган очракта тәүлегенә 500 кадәр кеше кабул итү мөмкинлеге бар. Хастаханәгә массакүләм пациентлар килгән очракта, түләүле урыннар бүлеге исәбенә буш урыннар фонды бар”, - дип сөйләде 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибының урынбасары Зөлфия Шәйхетдинова.

 ÃÅ¸Ã‘€ÐµÑÑ - тур по больнице â„–7


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10