ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Александр Шадриков татарстанлыларны Экологлар көне белән котлады

5 июнь 2018, 15:45

Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры экологлар һәм тармакның ветераннар хезмәтен билгеләп үтте.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков республикада яшәүчеләрне Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлады.

“Бүген, тибигатькә битараф булмаучыларның, аны кайгырту өчен үз өстенә зур җаваплылык алучыларның бәйрәме. Безнең һәрберебез туган якның, илнең, планетаның, ә димәк,үзебезнең киләчәккә битараф түгел. Һәр көнне әйләнә-тирәне саклау өчен тырышучы, куллану һәм җитештерүне кайгыртучыларның роленә бәя бирү авыр”, - дип билгеләп үтте министр.

Шадриков Татарстан экологларына һәм тармак ветераннарына хезмәтләре, сабырлык, нык, һөнәрләренә тугрылык һәм дөньяны яхшырак, чистарак һәм куркынычсызрак итү өчен тырышуларын өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Ел саен халыкның экологик культурасы күтәрүен тану күңелле. Ел саен күбрәк кеше җәмгыятьнең ныклы үсеше әйләнә-тирә мохитне саклау буенча уртак тырышлыктан торуын аңлый. Чың күңелемнән барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм һөнәри эшчәнлегегездә һәм куелган максатларыгызга ирешүдә уңышлар, саф һава һәм үтәкүренмәле су телим. Киләчәк буын өчен безнең табигатебезне саклыйк”, - диде министр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10