ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Төньяк Кавказдан дин әһеле Болгар ислам академиясенә студентлар җибәрәчәген әйтте
Казан паркларында бокс көне һәм бию фестивале узачак
Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башлау кирәклеген әйтте
Без хәзер хәләл тормыш рәвешен алга сөрәбез - Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов, Болгарда Изге Болгар җыенын ачып, исламны күтәрергә дигән бурыч куйды

Авыл

Марат Әхмәтов салкын майның җир эшләре өчен кулай булуын әйтте

5 июнь 2018, 14:03 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Марат Әхмәтов салкын майның җир эшләре өчен кулай булуын әйтте “Май аеның салкын килүе вегетация чорын тоткарласа да, артык зыянлы түгел”, диде министр.

 (Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министры май аеның салкын килүе җир эшләре өчен кулай килүен әйтте. Бу хакта ул бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә белдерде.

“Туфракта дым күләме уртача. Кышкы явым-төшемнәрнең туфракка файдасы зур булды. Язгы салкынча һава да дымны сакларга ярдәм итте. Бүген кич, иртәгә иртән яңгыр көтәбез. Республика территориясендә 8 мм га кадәр явым-төшем төшәргә тиеш”, – диде Марат Әхмәтов.

Шул ук вакытта министрның, фаразлар буенча, эссе җәйгә хафалануы да юк түгел.

“Июньнең икенче яртысы коры һәм эссе килә дип фаразлана. Көндез һава температурасы 30 градус һәм аннан да югарырак була дип кисәтәләр. Безгә бу вакытка кадәр профилактика эшләрен башкарып калырга кирәк. Әлегә кадәр җылы җитмәсә дә, культуралар матур тишелеп чыкты. Май ае җир эшләре өчен уңай килде. Дөрес, майның салкын килүе вегетацияне әзрәк тоткарлый. Күпьеллык үләннәрне җыю эше дә бер атнага соңга калды. Әмма куркыныч түгел. Җылы килер инде ул. Безгә җылы да кирәк. Үсемлекләрнең кәс белән капланып, дым саклавы өчен кирәк ул”, – диде Марат Әхмәтов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10