ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Чиләбедә "Татар кызы" җиңүчесе июнь азагында билгеле була

5 июнь 2018, 13:21 , Фото: Рамиль Гали

Чиләбедә "Татар кызы" бәйгесе 2011 елдан үткәрелә, беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылды.
(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсенең иң чибәр һәм зирәк татар кызын 28 июньдә ачыклаячаклар. Бу хакта өлкә Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
"Татар кызы-2018" бәйгесенең финалы Прокофьев исемендәге концертлар залында узачак. 
  •   "Татар кызы" бәйгесе 2011 елдан үткәрелә, беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылды. 2016 елда бәйге халыкара статус алды. 
Быел "Татар кызы" Халыкара бәйгесе Татарстан Республикасында узачак. "Татар кызы - 2017" конкурсында җиңгән Гөлназ Гатина туган төбәгенә шундый хокук  яулады.
Кагыйдәләр буенча, бәйгенең финал этабы былтыргы җиңүченең туган төбәгендә уза.
 
Киләчәктә "Татар кызы" бәйгесе дөньякүләм статус алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белдерде. Аның фикеренчә, татар гүзәлләре Калининградтан Сахалинга хәтле, Америкадан Австралиягә хәтле барланырга тиеш.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10