ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

Балтач мәчетендә "Татар халык мәгарифе музее" булачак

5 июнь 2018, 09:00 , Фото: baltaci.ru/

Балтач мәчетендә Мүзейныӊ концепциясе әзер, акрынлап экспозицияләрне булдырып, урнаштыру эшенә керешәчәкләр.

(Балтач, 5 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Мәдрәсә өлешенеӊ өченче катында ремонт эшләре тәмамланган һәм анда "Татар халык мәгарифе музее" урнашачак, дип яза җирле басма.

Балтач мәчетенең мәдрәсә өлешендә, өченче катта бу максатка аерым бүлмә хәзерләнә. 

Бу эшләрне башлап йөрүче Рамил хәзрәт Бикбаев әйтүенчә, мүзейныӊ концепциясе әзер, акрынлап экспозицияләрне булдырып, урнаштыру эшенә керешәчәкләр. Үзәк мәчеткә ифтар мәҗлесенә килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин, районныӊ кураторы Мәҗит Салихов, Балтач районы мөхтәсибе, Татарстан Республикасыныӊ Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бинаныӊ хәзерге торышы белән кызыксындылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10