ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

"Хозур" нәшрияты Имам Әбү Хәнифәнең хәдисләр җыентыгын чыгарды

4 июнь 2018, 20:06

Җыентыкка 500 дән артык хәдис тупланган.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). "Хозур" нәшрият йорты Имам Әбү Хәнифә Ән-Ногманның (Аллаһының рәхмәтендә булса иде) хәдисләр җыентыгын бастырып чыгарды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде) хәдисләр җыентыгы" үз эченә 500 дән артык хәдисне туплаган. Әбү Хәнифә аларны Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булса иде) ирешә торган төрле ысуллар белән җиткерә.

"Әбү Хәнифәнең хәдисләр җыентыгы дөньяның төрле почмакларында - Көнчыгыштан алып Көнбатышка һәм Төньяктан Көньякка кадәр таралырга өлгерде инде. Белемгә омтылучы галимнәр һәм студентлар хәдисләрне буыннан-буынга тапшырганнар, эчтәлеге буенча бүлекләргә бүлгәннәр һәм аңлату эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Бу Әбү Хәнифәнең олы гыйлемле галим булуын раслый", диелгән әлеге хәбәрдә.

Болгар ислам академиясе профессоры Габдер-Раззак Габдер-Рахман Ас'тәмуг Сәгъди Хәсәни Гыйракый "Муснад" хәдисләр җыентыгын тикшергән, аңа искәрмә һәм аңлатмалар язган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10