ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Хәвеф-хәтәр

Чаллы янында капланган фураның йөртүчесе зыян күргән

4 июнь 2018, 19:08 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чаллы янында капланган фураның йөртүчесе зыян күргән Бүген М7 юлының 1043 чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Чаллы янындагы һәлакәттә капланган фураның йөртүчесе зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

  • Чаллыда әйләнеп капланган фураның фото һәм видеосы социаль челтәрләрдә тарала дип хәбәр иткән идек.

Ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм номерына М7 юлының 1043 чакрымында “МАН” йөк машинасы каплану турындагы хәбәр 12.34 сәгатьтә килгән. Шаһитлар юл-транспорт һәлакәте вакытында фура бер ягына ауган, кузовтан вак таш коелган һәм ягулык аккан дип хәбәр иткән.

Юл-транспорт һәлакәте урынына 72нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Алар аккумляторны сүндергән, юлны дизель ягулыгыннан арындырган, 22 тонна тирәсе вак ташны юлдан алган һәм фураны тәгәрмәченә бастырганнар.

Һәлакәттә йөк машинасының 40 яшьлек йөртүче зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10