ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан Мөфтие бүген игътикяфка керәчәк

4 июнь 2018, 17:29 , Фото: Рамиль Гали

Татарстан Мөфтие бүген игътикяфка керәчәк Татарстан мөфтие Рамазан аеның соңгы ун көнен “Тынычлык” мәчетендә дога кылып, өстәмә намазлар башкарып, Коръән укып уздырачак.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның соңгы ун көнен Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикяфта үткәрәчәк. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм сөннәте буенча бу вакытны дога кылып, өстәмә намазлар башкарып, Коръән укып, уздырырга кирәк. Ункөнлекнең аеруча зур фазыйләте булып Кадер кичәсе тора.

Камил хәзрәт Сәмигуллин игътикяфка бүген кояш бату белән керәчәк һәм Рамазан ае тәмамлангач чыгачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • 15 июньдә Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Галиев мәчетендә Ураза бәйрәменең гает-намазында катнашачак. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10