ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Канадада татар гаиләләре хоккей ярышы уздырган

4 июнь 2018, 17:02 , Фото: Алима Салахутдинова

Канадада татар гаиләләре хоккей ярышы уздырган Күчмә "Кардәшлек" кубогы иң кечкенә уенчыларга эләккән.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Канаданың Монреаль татарлары хоккей  буенча ярыш оештырган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына җирле татар оешмасы вәкиле Алимә Сәләхетдинова хәбәр итте. 

"Ирләребез балаларны җыеп, гаиләләр белән татар хоккей уенын үткәрде. Милли тасмалар, җәмгыятнең эмблемалы тамгалар җитәкчебез Марат әфәнде белән әзерләнде. Җәмгыятебезнең активисты, спорт юнәлешенең директоры Эрик Валеев уенны бу юлы татар балалары уйный алсын өчен оештырды. Безнең күчмә "Кардәшлек" кубогы иң кечкенә уенчыларга эләкте",- диелә хәбәрдә. 

Әлеге кубокны узган уен өчен Питсбургта яшәүче Ленар Мөхәммәдиев Монреаль Татарлар ассоциациясенә бүләккә биргән булган.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10