ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Ана капиталын ипотека кредиты шартларын яхшыртуга тотуда рөхсәт бирүче карарга кул куелды

4 июнь 2018, 15:27

"Rешеләргә акча белән эш итүдә күбрәк ирек кирәк”, - дип искәртте бу уңайдан Дмитрий Медведев.

 (Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Россия Премьеры Дмитрий Медведев икенче яки аннан соңгы балалары туганчы ипотека алган гаиләләргә ана капиталын ипотека кредитының шартларын яхшыртуга рөхсәт бирүче карарга кул куелуын җиткерде. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

“Хөкүмәт карарына кул куелды. Ул ана капиталы акчасын ипотека кредитының шартларын яхшыртуга, шул исәптән икенче яки аннан соңгы балалары туганчы яки тугач алган ипотека займнарын түләүгә тоту хокукын бирә”, - дигән ул вице-премьерлар белән узган киңәшмәдә.

Хөкүмәт башлыгы хәзерге вакытка кадәр ана капиталы төзелеш буенча элек алган займнарны түләү өчен һәм икенче яки аннан соңгы балалары туганчы финанс бурычлары туганда торак алу өчен генә тотылганлыгын җиткерде.

"Болай бик җайлы түгел иде, кешеләргә акча белән эш итүдә күбрәк ирек кирәк”, - дип искәртте бу уңайдан Медведев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10