ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Татар дөньясы

Монреаль татарлары калфак һәм сөлге чигеп Сабан туена әзерләнә

4 июнь 2018, 16:09

Канадада милли бәйрәм Казан Сабан туе белән бер көнне узачак.
(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Монреальдә яшәүче татарлар Сабан туе уздырырга актив әзерләнә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Монреаль татарлары җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова хәбәр итте. 
 
"Сабан туе үткәрергә җыенабыз: балаларыбыз чыгышларга әзерләнә, хатын-кызлар матур калфаклар тегеп, сөлгеләр чигеп мәш килә", - диде Монреаль татарлары активисты. Биредә яшәүче татарлар Сабан туена махсус "Каз канаты", "Әнисә" җырларын өйрәнә.
 
 Канаданың Монреаль шәһәрендә милли бәйрәмне 23 июнь көнне уздырачаклар. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10