ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мегион татарлары Ханты-Мансийскида Сабан туйларын башлап җибәргән

4 июнь 2018, 10:13 , Фото: tatar-congress.org

Мегион татарлары Ханты-Мансийскида Сабан туйларын башлап җибәргән ХМАО-Югра төбәгендәге шәһәрләрдә 30 июньгә кадәр һәр шимбә, якшәмбе көннәрендә Сабан туйлары булачак.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Ханты-Мансийск автоном округы - Югра өлкәсе шәһәрләрендә Сабан туе бәйрәмнәре башланды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренче булып Мегион шәһәрендә Зөһрә Бикташева җитәкчелегендәге татар милли мәдәни үзәге Сабан туе бәйрәмен уздырган.

"Һава торышлары салкын булуга карамастан мәйданга бар шәһәр халкы җыелды. Ә менә бүләкләү мәдәният йортында дәвам итте. Зөһрә ханым Бикташева үз халкына хезмәт иткән ул-кызларына истәлекле бүләкләр тапшырды", дип яза Гөлчәчәк Фәтхулова.

Көрәш батыры булып Излучинск шәһәре батыры Альберт Рәхмәтуллин танылган. Тәкәне, акчалата сертификатны аңа тапшырганнар.

ХМАО-Югра төбәгендәге шәһәрләрдә 30 июньгә кадәр һәр шимбә, якшәмбе көннәрендә Сабан туйлары булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10