ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Казанда чыгыш ясарга тиешле бер башкаручы да катнашудан баш тартмаган
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты

Сәясәт

“Турыдан туры элемтә” оештыручылары Путинга атна эчендә 770 меңләп сорау җыйган

3 июнь 2018, 13:27 , Фото: Ильнар Тухбатов

“Турыдан туры элемтә” оештыручылары Путинга атна эчендә 770 меңләп сорау җыйган
 
Сорауларның күбесе – 442 мең мөрәҗәгать телефон аша килеп ирешкән.

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин белән “Турыдан туры элемтә”гә сораулар җыю нәкъ бер атна элек, 27 майда башланды. Бу вакыт эчендә оештыручылар төрле каналлар буенча 768 мең 672 мөрәҗәгать кабул иткән. Бүген 3 июньнең Мәскәү вакыты белән 09:00 сәгатенә шундый мәгълүмат тупланган, дип хәбәр итә ТАСС.

Дәүләт башлыгына сорау юллау өчен элеккечә иң популяр канал булып телефон кала. Шулай итеп, 442 мең мөрәҗәгать телефон аша килеп ирешкән.

Икенче урында sms-хәбәрләр. Атна дәвамында 192,5 мең sms -хәбәр алынган, mms-хәбәрләр сирәгрәк җиткерелә – алар 17 мең булган.

Путинга сорау бирергә теләүчеләрдә популярлык буенча өченче урында moskva-putinu.ru махсус сайт программасы тора. Аның ярдәмендә президентка 72 мең тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.

Социаль челтәрләрдә махсус кушымталар һәм төркемнәр программасы актив кулланыла. Әлеге каналлар буенча 45 мең сорау җиткерелгән.

Владимир Путин белән “Турыдан туры элемтә” 7 июньдә була. Ул көн үзәгендә башлана. Халык мөрәҗәгате программа төгәлләнгәнче кабул ителәчәк.

  • Путин өчен “Турыдан туры элемтә” алты еллык ил башлыгы вазифасында беренче һәм 2001 елдан башлап 16нчы тапкыр узачак. Путин сорауларга 11 тапкыр президент вазифасында һәм дүрт тапкыр премьер- министр сыйфатында җавап бирде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10