ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Кыргызстанда юл һәлакәтендә “Дөнья гүзәле”нә ия булган Сания Шакирова һәлак булган

3 июнь 2018, 12:56

Такси йөртүче идарәне югалтып, юлдан чыгып киткән һәм барып бәрелгән.

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Кыргызстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтендә “Дөнья гүзәле”нә ия булган Сания Шакирова һәлак булган.

Ул кичә кич Иссык-Күл өлкәсеннән таксида кайта торган булган. Такси йөртүче идарәне югалтып, юлдан чыгып киткән һәм барып бәрелгән. Такси йөртүче җәрәхәтләр белән авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. “Дөнья гүзәле”нә ия булган хатын-кыз урында ук һәлак булган.

Сания Шакирова озак еллар Мәскәүдә яшәгән һәм гүзәллек индустриясе өлкәсендә эшләгән. Ялгызы өч бала үстергән. Кыргызстан башкаласы Бишкәккә ел ярым элек кайтып урнашкан һәм берничә матурлык салоны ачкан булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10