ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Кузбасста югалган кызның мәетен суыткычтан тапканнар

3 июнь 2018, 10:41

Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә җиде яшьлек кыз берничә көн элек югалган булган.

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Хокук саклау органнары Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә берничә көн элек югалган җиде яшьлек кызның мәетен урамдагы иске суыткычтан тапкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе хәбәр итә.

“Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз бала уйнаганда суыткычка кереп качкан һәм аннан чыга алмаган. Тикшерү башка вариантларны да карый”, - диелгән ведомство хәбәрендә.

Бала тәнендә үтерү билгеләре табылмаган. Нәтиҗәне суд-медицина экспертизасы ясаячак.

  • Алдан җиде яшьлек кыз баланың 29 майда көндез уйнарга чыгып китүе һәм кайтмавы хәбәр ителгән иде. Кич белән кызны әтисе эзли башлаган. Тапмагач, төнгә каршы хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Кыз баланы берничә көн дәвамында эзләгәннәр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10