ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Мәскәүдә Стратегик партнёрлык турында декларация имзалауда катнашты

2 июнь 2018, 11:34 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты Мәскәүдә Стратегик партнёрлык турында декларация имзалауда катнашты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Әбу-Даби варис шахзадәсе Мөхәммәд Ән Нәхәйян белән очрашуында катнашты.

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Мәскәүгә эш сәфәре белән барды. Бу хакта Татарстан Презденты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш сәфәре кысаларында ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Әбу-Даби варис шахзадәсе Мөхәммәд Ән Нәхәйян белән очрашуында катнашты. Очрашу Кремльдә узды.

Владимир Путин Әбу-Даби варис шахзадәсе, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Кораллы көчләренең Югары баш командующие урынбасары Мөхәммәд Ән Нәхәйянны Кремльдә кабул итте.

Очрашу барышында Россия-Әмирлек арасында сәүдә-икътисади һәм инвестицияләр өлкәләрендәге хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү мәсьәләләре турында, энегетика тармагында агымдагы вазгыять турында, шулай ук халыкара һәм төбәк көн тәртибенең актуаль темалары турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Владимир Путин һәм Мөхәммәд Ән Нәхәйян Россия Федерациясе белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында Стратегик партнёрлык турында декларация имзаладылар.

Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10