ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Кукмарада иң яхшы укучыларны тәбрикләделәр

2 июнь 2018, 19:00 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмарада иң яхшы укучыларны тәбрикләделәр Алар укуда югары күрсәткечләргә ирешкән, республика, төбәкара һәм бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабында призлы урыннар алганнар.

(Кукмара, 2 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны") Район Мәдәният йортында отличниклар слеты үтте. Анда укуда югары күрсәткечләргә ирешкән, республика, төбәкара һәм бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабында уңыш яулаган уку алдынгыларын тәбрикләделәр, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, район мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров, мәгариф идарәсе методисты Таһир Нәбиевлар катнашты.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән музыка һәм бию номерлары белән үрелеп барды. Слет азагында укучыларга Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр, ә әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10