ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Зуля Камалова альбомы өчен биш көн эчендә 22 мең сум җыелган

1 июнь 2018, 16:40 , Фото: Михаил Захаров

Зуля Камалова альбомы өчен биш көн эчендә 22 мең сум җыелган Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклына татарча яңа альбом яздыру өчен краудфандинг ысулы белән акча туплый.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Зуля Камалованың Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылачак альбомы өчен биш көн эчендә 22 мең сум акча җыелган. Бу – кирәкле сумманың 8 проценты.

  • Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклына татарча яңа альбом яздыру өчен краудфандинг ысулы белән акча туплавы турында игълан иткән иде. Проект “Планета” платформасында 28 май көнне башланып китте.

Проект Голландия музыканты Михиль Холландның саунд-продюсерлыгы белән башкарылачак.

Әлеге платформа аша 24 июльгә кадәр акча күчерергә мөмкин.

Зуля Камалова проектына җырчы Юлия Җиһаншина, музыкант Дмитрий Бикчәнтәев, журналист Антон Райхштат, музыкант Рәдиф Кашапов, музыкант Ольга Арефьева, журналист һәм галим Илшат Сәетов кушылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10