ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лаеш эзләү-коткару гарнизоны җитәкчесе суга батучы өч кешене коткарган

1 июнь 2018, 14:30 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Лаеш эзләү-коткару гарнизоны җитәкчесе суга батучы өч кешене коткарган Гадәттән тыш хәл 31 май көнне Мишә елгасында, Кызыл Байрак торак пункты янында булган.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Лаеш эзләү-коткару гарнизоны җитәкчесе суга батучы өч кешене коткарган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

31 май көнне 19:56 сәгатьтә 112 экстрен хезмәтләр чакыручы бердәм номерга Мишә елгасында, Кызыл Байрак торак пункты янында ике хатын-кызның суга батуы турында хәбәр килә.

Фаҗига урынына беренче булып Лаеш эзләү-коткару гарнизоны башлыгы, өлкән лейтенант Федор Кузнецов килә. Ул, ярдан 30 метр ераклыкта, камышлар арасында суга капланган көймәне күрә. Өч кеше (ике хатын-кыз һәм бер ир-ат) көймәгә тотынып торалар, кычкыралар һәм ярдәм сорыйлар. Алар бик нык өшегән, хәлсезләнгән һәм ориентирны югалткан булалар.

Минутны да сарыф итмичә, ярдәм көтмичә Федор Кузнецов  бәлагә тарыган кешеләрнең тавышлары килгән якка йөзеп килә, аларга коткару жилетлары кидертеп, ярга алып чыга. 

Бу минутта Федор Кузнецовка ярдәмгә №118 эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килеп җитә. Юешләнгән һәм талчыккан кешеләргә коры кием кидертәләр, шулай ук өшегән вакыта күрсәтелә торган беренче медицина ярдәме күрсәтәләр.

Эчке хезмәт өлкән лейтенанты Федор Кузнецовның вакытында күрсәткән тиешле ярдәме аркасында 46 яшьлек ике хатын-кыз һәм 45 яшьлек ир-ат исән кала.

Соңыннан коткаручылар ачыклаганча, ир-ат үзенең хатыны һәм дусты белән яр буена ял итәргә һәм көймәдә йөзәргә килә. Ләкин резин көймә өч кеше утыруга исәпләнмәгән була һәм суга каплана.

  • Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә: организмның өшетү фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Бу көзән җыеруларга – мускулларның кисәк бик авыртып кыскаруына китерә. Бу куркыныч: көзән җыерулар суда батып үлүнең төп сәбәпләренең берсе.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10