ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Чаллыда депутатлар Яковлев һәм Нитенконың мандатларын алдылар

1 июнь 2018, 13:27

Чаллы Шәһәр советы сессиясендә ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты Идарәсе җитәкчесе урынбасары Иван Гущин чыгыш ясады.

(Яр Чаллы, 1 июнь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда шәһәр советының чираттан тыш утырышында депутатлар ике депутатның – Сергей Яковлев һәм Денис Нитенконың мандатларын алу өчен тавыш бирде.

Яр Чаллы шәһәренең Шәһәр советы депуталарын вәкаләтләреннән вакытыннан алда азат итү тәкъдиме белән  ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты Идарәсе җитәкчесе урынбасары Иван Гущин чыгыш ясады. Ул, федераль һәм республиканың ришвәтчелеккә каршы законнарына нигезләнеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Шәһәр советы адресына депутатлар Денис Нитенко һәм Сергей Яковлевны вакытыннан алда вәкаләтләреннән азат итүгә гариза җибәрүен хәбәр итте.

Ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты Идарәсе, билгеләнгән законнар нигезендә, керемнәр, чыгымнар, милек һәм милеккә бәйле мәҗбүри гамәлләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә җитди җитешсезлекләр табылды.

Әлеге мәсьәләләр буенча актив фикер алышу булды. Нитенко һәм Яковлев, үз эшләрендә ришвәтчелек белән бәйле гамәлләр булмавын белдерде. 

Наил Мәһдиев депутатларга мөрәҗәгать итте. “Без кая эшкә барганны белдек. Күп кенә депутатлар альтернатив нигездә сайланды. Барысы да грамоталы, үзләренең керемнәрен һәм чыгымнарын яхшы күзаллыйлар. Дебет белән кредитны бутамыйлар. Депутатлык вакытында без үзебезгә чикләүләр куйдык – ачык булырга. Алдарак әйтелгәнчә, әлеге депутатлар үз вәкаләтләреннән керемнәрен күрсәтмәгән өчен азат ителде. Бу аларның хокукы. Моны эшләмәгән кешеләр өчен, ришвәтчелеккә каршы закон нормалары бар һәм алар һәрдаим катгыйланып тора. Әлеге сорау буенча позиция билгеләүне сорыйм”, - дип белдерде ул.

Чаллы депутатлары күпчелек тавыш белән Нитенко һәм Яковлевны депутат мандатларыннан азат итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10