ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дөнья чемпионаты болл-герлз кызлары Әгерҗедә Балалар иҗат йортын ача

31 май 2018, 21:13

Беренче Иҗат йорты Чайковский урамындагы 15 нче йортта урнашкан һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча төзелгән.

(Казань, 31 мая, “Татар-информ”). 1 июньдә Әгерҗе районында "Талантлар салават күпере" беренче Балалар иҗат йорты ачылачак, дип хәбәр итә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте.

Программаны ”Кадеты” футбол командасыннан 2018 елгы Дөнья чемпионаты болл-герлз кызлары ачачак. Алар үз имзалары куелган футбол тупларын кунакларга бүләк итәчәк.

Шуннан соң, кунаклар өчен Иҗат йорты буенча экскурсия һәм концерт булачак. Чарада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашырга җыена.

  • Иҗат йортын узган елның маенда төзи башладылар. Аның мәйданы 1 565 кв.м тәшкил итә. Төзелеш чыгымнары 56,8 млн сумга төшкән. Бина 500 балага исәпләнгән. Балалар өчен биш юнәлеш буенча шөгыль сайлап алу мөмкинлеге була.

Беренче Иҗат йорты Чайковский урамындагы 15 нче йортта урнашкан һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча төзелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10