ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Созвездие-Йолдызлык” генпродюсеры ялган мәгълүмат өчен ГИТИС ректорыннан гафу үтенде

31 май 2018, 19:55 , Фото: Султан Исхаков

“Созвездие-Йолдызлык” генпродюсеры ялган мәгълүмат өчен ГИТИС ректорыннан гафу үтенде Дмитрий Туманов Татарстан абитуриентларының югары уку йортына укырга керү тәртибе турында дөрес булмаган мәгълүмат әйткән.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль-хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов Татарстан абитуриентларының дәрәҗәле югары уку йортына укырга керү тәртибе турындагы ялган мәгълүмат өчен Россия театр сәнгате институты (ГИТИС) ректоры Григорий Заславскийдан гафу үтенде. Туманов бу мәгълүматны берничә көн элек ММЧ вәкилләре белән әңгәмә вакытында  әйткән иде.

“Сездән һәм Сезнең институт коллективыннан "Созвездие-Йолдызлык" фестиваль-хәрәкәтендә катнашучыларның эстрада сәнгате кафедрасына укырга керү тәртибе турында дөрес булмаган мәгълүмат биргән өчен гафу үтенәм. Төгәлрәге, Татарстан Республикасы абитуриентлары укырга кергәндә, закон буенча куелган барлык процедураларны узалар, ә абитуриентларны Казанда тыңлап карау турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми”, - диелгән Дмитрий Туманов хатында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10