ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Чаллыда Ford Sollers заводында Ford EcoSport автомобилен җитештерә башладылар

31 май 2018, 18:58 , Фото: Эльвира Мухаметдинова

Чаллыда Ford Sollers заводында Ford EcoSport автомобилен җитештерә башладылар Автошәһәрдә компактлы кроссовер чыгару буенча тулы җитештерү циклы оештырылачак.

(Чаллы, 31 май, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда Ford Sollers заводында Ford EcoSport автомобиле производствосы эшли башлады.

Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендә Ford компаниясе бүлеге генераль директоры Стивен Армстронг, уртак предприятиеләр, альянслар һәм коммерцияле эшчәнлек, Ford Европа буенча эш итүче Биргит Берендт, Ford Sollers уртак предприятиесе президенты һәм SEO Адиль Ширинов катнашты.

Яңартылган компактлы кроссовер производствосы тулы цикл буенча эшләячәк. Яңа модель заманча дизайн белән ясалган, өч цилиндрлы двигатель куелган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10