ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ураза бәйрәмендә җәмәгать транспорты иртәнге сәгать дүрттән эшли башлый

31 май 2018, 17:44

Кайбер маршрутларның эш графигына үзгәрешләр кертеләчәк.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). 15 июньдә, Ураза бәйрәме көнендә, Татарстан башкаласында җәмәгать транспорты үзгәртелгән график буенча эшләячәк, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Иртәнге сәгать дүрттән башлап, 1, 2, 12нче троллейбуслар һәм 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91нче автобуслар маршрутлар буенча йөриячәк.

  • Июньдә Казанда яшәүчеләрне ике өстәмә ял көтә. 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре булачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10