ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

“АК БАРС” банкы 2017 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләмәячәк

31 май 2018, 14:36 , Фото: Егор Никитин

“АК БАРС” банкы 2017 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләмәячәк 
  
Республика банкы 756 млн сум акчаны бүленмәгән керем итеп калдырачак.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Егор Никитин). “АК БАРС” банкы 2017 ел хисап нәтиҗәләре буенча гадәти акцияләргә  дивидендлар түләмәячәк. Бу хакта банк акционерларының еллык җыелышында билгеле булды.

Җыелышта банкның чиста кеременең 5 проценты (39,8 млн сум) резерв фондын булдыруга тотылачак, диелде. Шул ук вакытта финанс учреждениесенең калган 756,7 млн кереме бүленмәгән керем итеп калдырылырга тиеш.

Моннан тыш, җыелышта банкның директорлар советы билгеләнде. Аның составына 12 кеше, шул исәптән Зөфәр Гәрәев, Тәлгать Абдуллин һәм Рөстәм Заһидуллин керде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10