ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын икегә аеруны хуплады

31 май 2018, 13:00 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын икегә аеруны хуплады Ведомствоны бүлү турындагы төп карарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул итәчәк.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ике ведомствога аеру идеясен хуплады. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

“Татарстан Хөкүмәте структурасында үзгәрешләргә килгәндә, андый карар чынлап та республика Президенты тарафыннан кабул ителде. Андый процесс барганлыгын раслыйм”, - дип хәбәр итте ул.

Галимова Татарстан Республикасы Дәүләт Советының якын арада булачак сессиясенә Хөкүмәттән министрлыкны ике ведомствога аеру турында тәкъдим кертеләчәген әйтте. Әгәр депутатларның күпчелеге хупласа, башкарма комитетта яңа орган формалаштыру процессы башланачак. Министрлык җитәкчелеге постына кандидатуралар буенча фикер алышу бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10